Ютазы районында юл-транспорт һәлакәтендә бала зыян күргән

2025 елның 5 декабре, җомга

2025 елның 2 декабрендә иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Югары Стәрле-Каразирек-Урыссу автомобиль юлының 33 чакрымында ВАЗ 211540 автомобиле йөртүчесе, шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче, Урыссу Иске Каразерык авылы ягыннан Урыссу бистәсе юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, транспорт чаралары белән идарә итәргә хокукы булмаганлыктан, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне сайламаган, транспорт чараларын машина юлында урнаштыру кагыйдәләрен бозган һәм юл читенә ауган.


 

Машина йөртүче дә, пассажир да куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәр. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ йөртүчесе үзе һәм машинада булган 2010 елгы яшүсмер кыз зыян күргән. Машина йөртүче кыз Бөгелмә шәһәре хастаханәсенә, җитдирәк җәрәхәтләр алган балигъ булмаган кыз Яр Чаллы шәһәренә госпитализацияләнә. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү үткәрелә.


 


 

Ютазы районы территориясендә 2025 елның 11 аенда балалар җәрәхәтләнгән юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булмаган машина йөртүчегә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 1 өлеше нигезендә 5-15 мең сум күләмендә административ җаваплылык каралган, транспорт чарасы махсуслаштырылган стоянкага урнаштырыла.


 


 

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юлларда игътибарлы һәм сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, балаларны йөрткәндә бик игътибарлы булырга чакырам. Көн яктысы кыскару сәбәпле, машина йөртүчеләргә юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаслык тизлекне сайларга, юлның торышын исәпкә алырга һәм пассажирларының тормышы өчен нәкъ менә машина йөртүченең җаваплы булуын истә тотарга кирәк! Ата-аналар, көн саен балаларга юлның хаталарны гафу итмәвен исегезгә төшерегез, шулай ук балаларда яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуын кайгыртыгыз!


 

Марс Гәрәев Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлекчәсе җитәкчесе


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/kriminal/v-iutazinskom-raione-v-dtp-postradal-rebenok


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International