Ютазы районында СВО башлануның беренче көннәреннән үк волонтерларның ирекле төркемнәре эшли. Бу төркемдә безнең яклаучыларга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен яшьләр һәм көмеш яшьтәгеләр, активистлар һәм битараф булмаган кешеләр берләште. Көн саен безнең сугышчыларга гуманитар йөк әзерләүдә, җыюда, озатуда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт. Масксеть үрүче, шәмнәр ясаучы, ризык әзерләүче, комплектлаучы, төргәкләүче, посылкалар төяүче, кием-салым, азык-төлек, гигиена чаралары һәм медикаментлар, инструментлар һәм төзелеш материаллары китерүче кешеләргә! Бүген волонтерлар - заманның чын геройлары. Алар ярдәм алып киләләр, бүләк көтмиләр, һәм дөньяны яхшырак итәләр. Игелекле гамәлләрегез, актив гражданлык позициягез, ярдәмчеллегегез һәм фидакарьлегегез өчен рәхмәт сезгә!
Игелекле эшләргә вакыт һәм көч тапкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Сез - безнең балаларыбыз өчен үрнәк! «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының уңышы нәкъ менә шундый буыннар хезмәттәшлегенә корыла, анда тәҗрибә дәвамлылыгы төп роль уйный.