Софья Игонина Бөтенроссия ярышларында алтын медаль яулады

2025 елның 7 декабре, якшәмбе

Урыссу спортчысы Софья Игонина Бөтенроссия ярышларында үзенең осталыгын раслап, искиткеч нәтиҗә күрсәтте


 

5-8 декабрьдә Түбән Камада Россиянең атаклы спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.

Ярышларда Россиянең төрле почмакларыннан һәм күрше илләрдән 200дән артык яшь көрәшче (2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар) катнашты.

Турнирны ачу тантанасы 6 декабрьдә узды. Әлеге чара билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы титулын яулаган һәм халыкара аренада Татарстанга дан китергән атаклы атлетка хөрмәт йөзеннән оештырылды.

Ютазы районы вәкиле Софья Игонина 63 кг кадәр авырлык үлчәмендә алтын медаль яулады һәм спорт мастерына кандидат исемен бирү өчен кирәкле таләпләрне үтәде.


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/sofia-igonina-zavoevala-zolotuiu-medal-na-vserossiiskix-sorevnovaniiax


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International