Бу көнне иреклеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтү өчен генә түгел, ә мөһим эшләрен дәвам итү өчен дә бергә җыелдылар — һәркем үз урынында.
Берәүләр ятьмә үрү белән шөгыльләнде, икенчеләре җылы оекбашлар бәйләде, өченчеләре өйдә токмач кисү белән шөгыльләнде, соңрак аларны СВОда хезмәт итүче ир-егетләргә җибәрәчәкләр. Бәйрәм көнендә дә волонтерлар изге гамәлләр кылуларын дәвам иттерделәр.
Ел саен 5 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара волонтер көне (иреклеләр көне) билгеләп үтелә. Бу бәйрәм социаль, экологик, гуманитар һәм башка бик күп әһәмиятле проектларда катнашып, җәмгыять файдасына түләүсез һәм фидакарь хезмәт итүче миллионлаган кешегә багышлана.
Яңа Каразирек волонтерлары - зур булмаган, әмма бердәм инициатив төркемнең саллы өлеш кертә алуының ачык мисалы. Аларның хезмәте - ярдәм генә түгел, ә чын кешелеклелек, бердәмлек һәм мәхәббәт үрнәге дә ул.
Барлык волонтерларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм җәмгыятебез үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез!