Бүген хокук саклау органнары һәм руханилар катнашында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль темасына багышланган түгәрәк өстәл узды. Чара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан уздырылды.
Утырышта төп мәсьәләләр каралды:
- Коррупция өлкәсендәге төп проблемаларны һәм аларны җиңү юлларын анализлау.
- Коррупция күренешләрен профилактикалау ысулларын камилләштерү.
- Хакимиятнең үтә күренмәлелеген һәм ачыклыгын арттыру мәсьәләләре.
Коррупция эшчәнлеге нәтиҗәсендә кылынган җинаятьләрне ачыклау һәм тикшерү, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый институтларның үзара хезмәттәшлеге, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру чараларын гамәлгә ашыру кебек аспектларга аерым игътибар бирелде.
***