Район мәдәният йорты фойесында Ютазы районы волонтерлары эше күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә СВО катнашучылары өчен ясалган күп төрле әйерләр күрергә мөмкин иде - өй токмачы, озак яна торган шырпы, окоп шәмнәре... Күргәзмәне кызыксынып район башлыгы Аяз Шафигуллин карады. Ул осталар белән аралашты, волонтерларга инициативалары һәм уртак эшкә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/patriotizm/vzaimopomoshh-po-volonterski