Роспотребнадзорның традицион Яңа ел алды кайнар линиясе Россиянең барлык төбәкләрендә дә старт ала. Белгечләр балалар киемнәренең, аяк киемнәренең, уенчыкларның, Яңа ел товарларының, балалар туклануының сыйфатына һәм куркынычсызлыгына, шулай ук бу категория товарларга гамәлдәге норматив гигиена таләпләренә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Халыктан шалтыратулар телефон аша кабул ителә:
- 8 (85569) 5-63-63;
- 8 (85569) 5-63-62.
Федераль дәрәҗәдә тәүлек буена Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге эшли: 8 800 555 49 43. Шалтырату бушлай.