Иң тылсымлы бәйрәм алдыннан район Башкарма комитетында чираттагы мәрхәмәт һәм кайгырту утлары кабынды.
Чыршы янына предприятие һәм учреждение җитәкчеләре җыелды, алар Кыш Бабайга мөмкинлекләре чикләнгән балаларның теләкләрен үтәүдә ярдәм итәләр. Бу чыршының һәр шары үзенчәлекле. Ул үзендә балаларның теләкләрен яшерә. Беренче булып уенчыкны район Башлыгы Аяз Шәфигуллин алды һәм баланың теләген укыды. Акциягә башка катнашучылар да кушылды. Бер-бер артлы чыршыдан шарларны алып, теләкләрне укыдылар. Балаларның Кыш Бабайга Яңа ел мөрәҗәгатьләре һичшиксез үтәләчәк.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/dobroe-delo/novogodnee-cudo-nacinaetsia-s-dobrogo-serdca