Баулыда 12-13 декабрь көннәрендә Нургали Батыр истәлегенә «Көрәш» республика турниры узды, анда безнең «Олимп» спорт мәктәбе спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Көч һәм осталык сынашу өчен бөтен Татарстаннан 130 дан артык яшь баһадир җыелды, һәм безнең спортчылар сынатмады.
Призерларыбызны котлыйбыз:
- Риназ Камаев - 55 кг кадәр авырлык үлчәмендә бронза (2012-2013 елгы яшүсмерләр);
- Артур Сергеев - 55 кг кадәр авырлык үлчәмендә көмеш (2010-2011 елгы яшүсмерләр);
- Сәид Шәйхетдинов - 75 кг кадәр авырлык үлчәмендә көмеш медаль (2008-2009 елгы яшүсмерләр).
Тренер-укытучылар Алинур Хәмитовка һәм Тимур Борһановка балаларны тырышып әзерләгәннәре өчен зур рәхмәт! Сезнең белемегез һәм тәҗрибәгез - безнең җиңүләрнең нигезе.
Без сезнең белән горурланабыз, егетләр! Яңа якты җиңүләр һәм спорт казанышлары телибез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/v-bavlax-nasi-iunye-borcy-zavoevali-medali-na-respublikanskom-turnire