Җепләрдән фәрештәләр ясау буенча мастер-класс

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Раилә Гыйззәтуллина һәм Айгөл Гәрәйшина җитәкчелегендә «Активистлар лигасы» волонтерлар отряды СВО катнашучылары өчен йон җепләрдән фәрештәләр ясау буенча күңелне нечкәртерлек мастер-класс үткәрде.


 

Чара Ватан Геройлары көненә багышланды һәм безнең яклаучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелде. Һәр эшкә балалар осталык һәм тырышлык кына түгел, ә күңелнең иң җылы теләкләрен — тынычлык, сәламәтлек, көч һәм тизрәк өйгә кайту теләкләрен дә салдылар.

Мондый акцияләр буыннар арасындагы элемтәне саклап калырга ярдәм итә һәм Ватан сагында торучыларга үзара ярдәм итүнең һәм игътибарның мөһимлеген искә төшерә.

Әлеге рухи һәм әһәмиятле вакыйганы оештырган кураторларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/1100-letiya-prinyatiya-islama/teplo-svoimi-rukami-angely-soldatam


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International