Чарада көч дисциплиналары буенча нормативларны уңышлы тапшырган Урыссу гимназиясе укучылары катнашты.
Алда катнашучыларны традицион кышкы сынаулар, шул исәптән «чаңгыда йөгерү» көтә. Кар капламы әле урнашмаган, чаңгы ярышларына әзерлек спорт залында дәвам итә. Яшь спортчылар аяк һәм кул мускулларын актив ныгыталар, шулай ук урман зонасында чаңгыда йөгерүгә әзер булу өчен гомуми чыдамлык һәм йөрәк-кан тамырлары системасын үстерәләр.
ГТО комплексы кысаларындагы дәресләр физик үсешкә ярдәм итеп кенә калмыйча, ихтыяр, максатчанлык һәм команда рухы тәрбияли. Барлык катнашучыларга да уңышлы әзерлек һәм алдагы ярышларда югары нәтиҗәләр телибез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/otkrytie-zimnego-sezona-gto-v-iutazinskom-raione