09-00 сәгатьтән 10-30 сәгатькә кадәр Урыссуның Үзәк тыкрыгында Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлекчәсе хезмәткәрләре полиция бүлеге хезмәтләре белән берлектә «Тоннель» рейды үткәрде. Рейдның максаты- юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче яисә мондый хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләрне ачыклау, транспорт чарасы йөртүчеләренең дә, җәяүлеләр кичүендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен тикшереп тору.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 67 транспорт чарасы тикшерелде, 1 машина йөртүченең куркынычсызлык каешын кулланмыйча йөрүе ачыкланды, шулай ук машина йөрү урынын җәяүлеләр кичүе күренеп торган зонада тиешсез урында кичкән 2 җәяүле ачыкланды.
Каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында 8 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр «Каршы полоса» профилактик чарасы үткәрелә. Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 224 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 86 кеше һәлак булган һәм 346 кеше яраланган. 2025 елның 11 аенда Ютазы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 3.20 «Узу тыелган» юл билгесе һәм тоташ билгеләү линиясе таләпләрен бозуның 30 очрагы ачыкланган.
РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, машина йөртүче узып китәргә җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм узып китү процессында юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына комачаулык тудырмаячагына инанырга тиеш. «Узып китү тыела» юл билгесе гамәлдә булган зонада, тоташ билгеләү линиясе булганда, күтәрелү азагында, куркыныч борылышларда, җәяүлеләр кичүләрендә, күперләрдә һәм күз күреме чикләнгән участокларда узып китү тыела!
Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 7 500 сум күләмендә административ штраф салына яисә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм ителә,
кабат административ хокук бозу очрагы транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм итүгә китерә. Моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат яисә әлеге гамәл өчен хөкем ителгән зат тарафыннан хокук бозган очракта өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный (РФ Җинаять кодексының 264.2 маддәсе).
Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлекчәсе җитәкчесе Марс Гәрәев