Район башлыгы Аяз Шәфигуллин рәислегендә узган АТК утырышында салютлар җибәрүне чикләү турында сүз барды
Аяз Шәфигуллин ассызыклаганча, пиротехниканы куллану кагыйдәләрен бозу административ җаваплылыкка китерә. Әйтик, фейерверкларны 16 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга гына җибәрергә рөхсәт ителә. Катгый билгеләнгән урында. Безнең районда рөхсәт ителгән мәйданчыкларның берсенә Урыссу бистәсенең Кояшлы микрорайоны керә. Пиротехниканы йорт ишегалларында, парковкалар, балалар мәйданчыклары һәм башка биналар янында кулланырга ярамый. Балкон һәм тәрәзәләрдән эшләнмәләрне җибәрү, бинада пиротехника куллану, шулай ук кулдан ясалган һәм сертификацияләнмәгән эшләнмәләрне куллану тыела. Кагыйдәләрне бозган өчен 50 мең сумга кадәр штраф яный.
Моннан тыш, яңа ел төненнән соң тынлык режимын сакларга кирәк.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/eto-vazno/posle-novogodnei-noci-v-zakonnye-prava-vstupaet-rezim-tisiny