Полиция контрафакт алкоголь эчемлекләр белән агулану куркынычы турында кисәтә
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, фальсификацияләнгән алкоголь продукциясен сату фактлары турындагы мәгълүматны исәпкә алып, полиция суррогат алкоголь продукциясе белән агулану куркынычы турында кисәтә.
Исегезгә төшерәбез, суррогат алкоголь куллану үлем куркынычы тудыра һәм инфаркт, инсульт, акыл зәгыйфьлеге, күрү сәләтен югалту һәм башка куркыныч авыруларга китерергә мөмкин. Алкоголь сатып алганда уяу булыгыз. Спиртлы продукцияне сәүдә өчен санкцияләнмәгән урыннардан, шулай ук «Интернет» челтәре аша сатып алып, сез үз гомерегезне суррогат алкоголь белән агулану куркынычына дучар итәсез. Бәягә игътибар итегез - оригиналь эчемлекләр Россия Финанс министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән минималь бәядән арзанрак тора алмый. Маркадагы һәм шешә этикеткасындагы мәгълүмат туры килергә тиеш. Чын акциз маркасы үз-үзенә ябыша торган кәгазьдә басыла, ул особрафиолет тәэсирендә үзенчәлекле нурланышка ия. Суррогат алкоголь продукциясен саткан өчен җинаять һәм административ җаваплылык каралган.
Әгәр сезгә контрафакт алкоголь продукциясен сату фактлары билгеле булса, кичекмәстән 02 (барлык мобиль телефоннар өчен - 102) яки 112 номеры буенча хәбәр итегез.
Айваз Зыяров,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе
полиция майоры.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/video/est-slucai-otravleniia-surrogatnym-alkogolem