Бүген террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы булып узды, анда район прокуроры, хокук саклау органнары вәкилләре, руханилар, гомуми белем бирү учреждениеләре, яшьләр сәясәте һәм спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Фикер алышуның төп темасы балигъ булмаганнар арасында экстремистик һәм террористик характердагы җинаятьләрне профилактикалау мәсьәләсе булды.
Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре дә кузгатылды.
Утырыш йомгаклары буенча карарлар кабул ителде һәм үтәү сроклары билгеләнгән конкрет беркетмә йөкләмәләре бирелде.