Яңа ел алдыннан бөтен җирдә тылсым һәм могҗиза атмосферасы хөкем сөрә. Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин шәхсән үзе Кыш Бабай һәм Кар кызына кушылып, яшьләрне котлады һәм аларга яңа ел әкиятен бүләк итте.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән әтиләре СВО зонасында булган балалар өчен татлы Яңа ел бүләкләре әзерләнде. 157 комплект безнең Ютазы районына китерелде, һәр бала бу тылсымлы бәйрәмдә кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яшәсен өчен. Татарстан Рәисе бүләкләре иң җылы теләкләр белән безнең яклаучыларның барлык балаларына тапшырылачак. 25 декабрьдә район башлыгы, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә, Балаларны ТР Рәисе, үз исеменнән һәм «Нэфис Косметикс» компаниясе бүләкләре белән котлау өчен, авыллар буйлап сәяхәткә чыкты. Күп балалы Ясинә белән Амар Килдияровлар янына беренчеләрдән булып кердек. Алар мондый кунакларның килүенә шатландылар. Яңа елга да балалар бик әйбәтләп әзерләнгәннәр: чыршыны бизәгәннәр, шигырьләр әзерләгәннәр. Әниләре Камилла Килдиярова билгеләп үткәнчә, балалар бик гаҗәпләнгәннәр һәм шатланганнар. Кыш бабай белән Кар Кызын һәм район башлыгын Кече Урыссудан 5 яшьлек Андрей шулай ук шатланып каршы алды. Ул бер үк вакытта чыршыны да күрсәтергә, гирлянданы да кабызырга, шигырьне дә сөйләргә теләде. Ә Акбашта Эмиль белән Ангелина шигырьләр сөйләделәр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән чыршы янында әйләнеп йөрделәр. Аяз Шәфигуллин, балаларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, тыныч күк йөзе, зур һәм тыңлаучан булып үсүләрен теләде. Бу көн могҗизаларга чын күңелдән ышанган һәм гади әйберләргә шатлана белгән балалар өчен үзенчәлекле булды. Кыш бабай белән Кар кызы, һәр йортка кереп, елмаеп сорыйлар: "Сезнең чыршыгыз кайда соң?" Балалар да, бу сорауны көткән кебек, кунакларны бизәлгән чыршы янына алып бардылар. Һәрбер сабый Кыш бабай өчен шигырь әзерләгән — кем русча, кем татарча. Балаларның күзләрендә яраткан әкият геройлары белән очрашудан һәм, әлбәттә, көтеп алынган бүләкләрдән чын күңелдән шатлык балкыды. Бу көн Ютазы районы яшьләре өчен чын бәйрәмгә әверелде, аларның йөрәкләрен җылылык һәм Яңа ел могҗизаларына ышаныч белән тутырды!
Ата-аналар игътибарына: Ватанны саклаучыларның барлык балалары да Яңа ел бүләкләре алачак.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/miloserdie/po-poruceniiu-raisa-respubliki-prazdnik-v-kazdyi-dom