Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Андрей Борисов рәислегендә агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләренең йомгаклау киңәшмәсе узды.
Чарада узган чордагы эшкә йомгак ясалды һәм киләчәккә төп бурычлар билгеләнде. Гомумән алганда, үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында ел нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип табылды. Базар конъюнктурасы һәм климат факторлары белән бәйле объектив кыенлыкларга карамастан, район үз ашлыгы белән тәэмин ителгән, туган як амбарларында Ютазы икмәгенең өлеше дә бар. Район буенча бөртекле культураларның уңдырышлылык күрсәткечләре аталды: көзге арыш – 36,8 ц/га, көзге бодай – 16,1 ц/га, сабан бодае – 23,3 ц/га, арпа – 24,7 ц/га... Район Башлыгы, игътибарны стратегик азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлтеп, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең чәчүлек мәйданнары структурасын яңадан карарга чакырды.
- Уҗым культураларының уңышы югарырак булуга карамастан, аларның уңайсыз һава шартлары нәтиҗәсендә юк булу куркынычы һәрвакыт бар. Сабан бодае орлыкларының күчмә иминият фондын булдырмыйча калырга ярамый, - дип ассызыклады Аяз Шәфигуллин.
Техник культуралар секторында көнбагыш икътисадый яктан иң нәтиҗәле культура дип танылды. Агротехнологияләр буенча фикер алышу барышында, туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм чүп үләннәргә каршы көрәшү өчен, көнбагышны җыеп алганнан соң басуларны көзге эшкәртү кирәк, дип билгеләп үтелде. Район терлекчеләре тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтәләр, тармакның рентабельлеген саклап калу өчен бар көчләрен куялар. Ел йомгаклары буенча тулаем сөт җитештерү 19 мең тоннадан артык тәшкил итте (узган елга карата 101%), ит – 1222 тонна (90%). Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда динамика югары түгел, әмма продуктивлыкның кимүенә дә юл куелмаган.
Киңәшмә кысаларында шулай ук муниципаль берәмлекнең агросәнәгать комплексын үстерүнең башка актуаль мәсьәләләре дә җентекләп тикшерелде, моңа дәүләт ярдәме чаралары, производствоны модернизацияләү һәм кадрлар белән тәэмин итү дә керә.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/selskoe-hozyaystvo/agrarii-raiona-nametili-perspektivy-razvitiia