Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Коткаручылар көне белән котлыйбыз! Сезнең эшегез бик катлаулы һәм экстремаль ситуацияләргә эләккән кешеләрне коткару өчен күп көч туплауны таләп итә.
Сез, үз гомерегезне куркыныч астына куеп, һәрвакыт ярдәмгә киләсез. Батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез!
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм җаваплы эшегездә уңышлар телибез!
***