Якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм! Без 2026 ел бусагасында торабыз. Һәм бүген без узган елда башкарылган эшкә йомгак ясыйбыз.
Узып баручы ел безнең район өчен уңышлы булды. Һәр ютазылы өчен уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен күп эш башкарылды. Бу мәгариф, медицина өлкәләренә дә, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга да, юлларны ремонтлауга да, тротуарлар төзүгә дә, торак пунктларны су белән тәэмин итүгә дә кагыла.
Узып баручы елда Ютазы һәм Урыссу 2нче мәктәпләрендә, район мәдәният йортында, балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт ясалды. Күпфатирлы җиде йортның фасады җылытылды, мемориаль комплекс яңартылды. Кече Урыссу авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Теннис үзәге үз ишекләрен ачты. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль программасы буенча чистарту корылмалары төзү эшләре алып барыла.
Районның барлык уңышлары - һәр ютазылының нәтиҗәле хезмәте нәтиҗәсе.
Киләсе 2026 елда проектларны һәм идеяләрне гамәлгә ашыру буенча планнар күп. Без социаль объектларны, күпфатирлы йортларны ремонтлауны, район территориясен төзекләндерүне дәвам итәчәкбез.
Хәзер без дулкынланып Яңа ел башланганын көтәбез һәм ышанабыз - барлык теләкләребез һичшиксез тормышка ашачак.
Яңа ел - гаилә бәйрәме һәм күпләр аны туганнары белән каршы алырга тырыша. Һәр гаиләнең үз Яңа ел традицияләре бар, әмма барысын да игелек һәм кайгырту атмосферасы берләштерә.
Махсус теләкләр белән мин Яңа елны махсус хәрби операция уздыру зонасында каршылаучы ютазылыларга һәм аларның гаиләләренә мөрәҗәгать итәм. Куелган бурычларны тизрәк үтәп, әниләрегез, хатыннарыгыз һәм балаларыгыз янына кайтуыгызны телим. Без сезне җиңү белән көтәбез!
Хөрмәтле ютазылылар!
Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм. Сәламәтлек, иминлек телим. Яңа ел котлы булсын!
Киләсе ел һәрбер йортка шатлык, җылылык һәм рәхәтлек бирсен. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.
Яңа ел котлы булсын!