Кадерле райондашлар һәм кунаклар! Кадерле дуслар!

2026 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе

Сезне Ютазы районы хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!


 

 


 

Раштуа - иң якты һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Күп кешеләр өчен ул чисталыкны, ихласлыкны, кешелеклелекне һәм шәфкатьлелекне символлаштыра. Бу кыйммәтләр безне берләштерә һәм гасырлар дәвамында күршелек, дуслык һәм үзара аңлашу өчен нигез булып тора.


 

 


 

Раштуа безне мәхәббәт һәм тугрылыкка өйрәтә, бер-беребезгә сизгеррәк булырга һәм тормышның кадерен белергә дәртләндерә. Бу бәйрәм һәр йортка сәламәтлек, муллык, тынычлык, сабырлык, бәхет һәм шатлык китерсен. Сезгә баш өстендә тыныч күк йөзе һәм иң якты өметләрнең тормышка ашуын телим!


 

 


 

Бәйрәм белән, кадерле якташлар!


 

 


 

Ютазы муниципаль районы башлыгы А.Ә. Шәфигуллин


 

https://vk.com/yazshafigullin


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International