Бәйрәмнең соңгы көннәрендә Бәйрәкәтамак авылы мәдәният йортына өстәл теннисы сөючеләр җыелды.
Төрле яшьтәге балалар мавыктыргыч уеннарда рәхәтләнеп вакыт уздырдылар, җитезлектә һәм тизлектә ярыштылар. Бу зур булмаган турнир актив ял итү, аралашу һәм уңай хис-кичерешләр белән тулылану өчен бик яхшы ысул булды. Мондый чаралар сәламәтлекне ныгытып кына калмый, ә халыкны берләштерә, дуслык һәм спорт дәрте тудыра. Оештыручылар мондый очрашулар авыл тормышында күркәм традициягә әверелер дип өметләнәләр.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/zdorovyi-obraz-zizni/poigraem-otdoxnem