Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссу коррекция мәктәбенең 7-8 класс укучылары өчен Советлар Союзы Герое Фатыйх Зарип улы Шәриповның тууына 105 ел тулу уңаеннан "Танкист сугыштан каһарман булып чыкты...» дигән батырлык дәресе оештырдылар. Өлкән буын өчен китапханәдә Хәтер сәгате үткәрелде.
Чарада катнашучыларга танылган якташыбызның тормыш юлы һәм батырлыгы турында сөйләделәр.
Җыелыштагылар өлкән лейтенант Шәриповның, «Колхозник Татарии» танклары төялгән поездның килүен белгәч, үз белдеге белән госпитальдән чыгып китүен, танкларны туган ягыннан сугышка алып китүен игътибар белән тыңладылар. Чарада катнашучылар шулай ук Шәриповның батырлыгы һәм тапкырлыгы аркасында 1944 елгы сугышларда Днепр елгасын кичү уңышлы башкарылуы, мөһим плацдарм яулап алынуы турында сөйләделәр. Күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге һәм күренекле сугышчан хезмәтләре өчен Фатыйх Шәриповка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Фатыйх Шәриповның батырлыгы яңа буыннар өчен ныклык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге, Ватанга тугрылык һәм кече Ватаны өчен горурлык чагылышы булып калачак.