Район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә узган Иҗтимагый совет утырышында рәис итеп бертавыштан Әләм Фәхретдинов сайланды.
Исегезгә төшерәбез, Әләм Әнвәр улы элегрәк Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ветераннар Советы эшен җитәкләгән иде, һәм иҗтимагый эш белән ишетеп кенә таныш түгел. Көн тәртибендәге чираттагы мәсьәлә районның тарих-туган якны өйрәнү музееның интерактив тактасына районның күренекле кешеләрен урнаштыру темасын карау булды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Абдурахманов мәсьәләнең асылы белән таныштырды.
Утырышта катнашучылар районның 2025 елда гамәлгә ашырылган социаль программалары турындагы фильмны караганнан соң, элек җәмәгатьчелек тарафыннан күтәрелгән сорауларга җаваплар яңгырады. Район башлыгы шулай ук якындагы перспективаның социаль проектлары белән таныштырды. Ягъни бу очрашу район җитәкчелеге белән җәмәгатьчеләр арасындагы хезмәттәшлекнең эшлекле мәйданчыгына әверелде. Утырыш барышында әлеге советның уңайлы һәм нәтиҗәле эшләве тулаем районда микроклиматка турыдан-туры йогынты ясавы, үзара ышанычны ныгытуы турында әйтелде.
Утырыш хакимият һәм җәмгыять арасында ныклы күпер төзүдә тагын бер этәргеч булды. Практик мәгънә һәм җаваплылык белән тулы диалог - нәкъ менә шундый формула, очрашу күрсәткәнчә, һәр кеше файдасына һәм бу катлаулы чорда районның гомуми рухын ныгытуга хезмәт итә.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/kontaktyi/izbran-novyi-predsedatel-obshhestvennogo-soveta-raiona