"Холокост" тематик сәгать

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Урыссуның 3нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре кешелек тарихындагы иң фаҗигале битләрнең берсенә багышланган чара үткәрделәр.


 

Чараның максаты - фаҗига корбаннары турында истәлекне саклау, кеше хокукларына хөрмәт тәрбияләү һәм теләсә нинди дискриминацияне кабул итмәү.


 

Очрашу барышында катнашучылар Холокост тарихына кыскача экскурсия ясадылар. Фаҗиганең моңарчы күрелмәгән масштабларына һәм кешеләрне юк итүнең системалы ысулларына аерым игътибар бирелде.


 

Китапханәче Рузилә Гәрәева укучыларны Холокост белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды, фашистларның яһүд халкына һәм бөтен кешелеккә каршы кылган җинаятьләре турында җентекләп сөйләде.


 

Балалар Анна Франкның тарихын, фашистлар оккупациясе елларында үз гомерләрен куркыныч астына куеп, яһүдләрне коткарган кешеләр турында белделәр. Шулай ук алар "Освенцим" концлагеры. Җәһәннәмгә капка" видеофильмын карадылар. Холокост корбаннары истәлегенә чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән хөрмәтләделәр.


 

Очрашу азагында укучыларга XX гасыр тарихының бу фаҗигале битенә багышланган әдәби әсәрләр җыелмасын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International