Ленинград блокадасын тулысынча бетерүгә 82 ел тулды.
Иске Урыссу авылы мәдәният йортында әлеге фаҗигале һәм героик датага багышланган мәгълүмат сәгате узды.
Камалышның 872 көне моңарчы күрелмәгән сынаулар — ачлык, салкынлык, бомба ату һәм зур югалтулар вакыты булды. Рәсми мәгълүматлар буенча, блокада 630 меңнән артык ленинградлының гомерен алып киткән. Ләкин нәкъ менә шушы коточкыч көннәрдә шәһәрне саклаучыларның һәм халыкның рухы сыгылмаслык көчкә ия булды.
Алар күпме кайгы-хәсрәт кичерәчәген белмәсәләр дә, һичшиксез, җиңү алар кулында булачагына ышаналар иде. Блокада кешенең Ватан намусы һәм азатлыгы хакына нык торырга сәләтле булуын күрсәтте. Безнең бурыч - бу хәтерне саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыру.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/eto-bylo/den-sniatiia-blokady-leningrada-pamiat-o-podvige-ziva