Урыссу самбо мәктәбендә тәрбияләнүче Софья Игонина Россиянең легендар тренерлары Мягас Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә оештырылган билбау көрәше буенча Бөтенроссия турнирында беренче урынны яулады.
Алабугада узган турнир илнең төрле төбәкләреннән көрәшчеләрне җыйды. Софья, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәсе, Башкортостан, Кабардино-Балкария һәм башка төбәкләрдән килгән көндәшләрен ышанычлы узып, осталыгын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте.
Турнирның исеме - Россиядә билбау көрәше үсешенә зур өлеш керткән атказанган тренерлар Мягас Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдиновка хөрмәт. Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясе президенты Расих Габдрахманов ассызыклаганча, бу кешеләр авыр сугыш һәм сугыштан соңгы балачакларын узган, әмма спорт алар өчен гомерлек эш булган.
Софья Игонинаның җиңүе - аның шәхси казанышы гына түгел, ә спортчылар буынын илһамландырган Бөек тренерлар истәлегенә хөрмәт. Якташыбызны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә спорт юлында уңышлар телибез!