2026 елның 30 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Суздальдә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге узды.
Келәмгә бөтен илдән иң көчле яшь спортчылар чыкты. «Олимп» спорт мәктәбе (Ютазы районы, Татарстан Республикасы) укучысы Искәндәр Зәйдуллин чын көрәшче характерын күрсәтте. Бронза өчен киеренке көрәштә ул Краснодар краеннан көндәшенә оттырды, нәтиҗәдә мактаулы бишенче урынны алды.
Бу югары нәтиҗә Россия җыелмасына юллама булды! Искәндәр рәсми рәвештә грек-рим көрәше буенча милли команда составына кертелде.
Искәндәрне, аның тренерлары А. Р. Хәмитовны һәм Т. М. Борһановны әлеге зур уңышлары белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм яңа түбәләрне яуларга телибез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/put-na-pedestal-piatoe-mesto-kotoroe-stalo-pobedoi