2026 елның 4-5 февралендә Казанда 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча төбәкара ярышлар узды.
Турнир СССРның легендар халыкара класслы спорт мастерлары Наил Измайлов, Герман Новиков һәм Илдус Мөхәрләмов истәлегенә үткәрелде.
«Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Айнур Хожаковның уңышы ярышларның якты вакыйгасы булды. Киеренке көрәштә ул җиңү яулап, 68 кг кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады.
Бу җиңү Айнурга рәсми рәвештә Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керергә мөмкинлек бирде.
Айнурны, шулай ук аның тренер-остазлары А. Р. Хәмитовны һәм Т.М. Борһановны бу зур казанышлары белән котлыйбыз!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/blestiashhii-uspex-ainura-xozakova