Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 37 еллыгына китапханәдә "Әфганстан — тере хәтер" очрашуы узды. Ул илебез тарихында тирән эз калдырган сугыш вакыйгаларының тарихи хәтерен саклауга багышланган иде. Кунаклар арасында инвалидлар җәмгыятенең актив катнашучылары да бар иде.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү сәбәпләре, авыр сынауларга һәм куркынычларга карамастан, солдатларның батырлыгы, профессиональлеге һәм югары әхлакый рухы турында сөйләде. Кунаклар уникаль тарихи материалларны: сирәк архив фотосурәтләрен һәм хәрби кинохроника фрагментларын күрделәр, алар ул вакыйгаларның авырлыгын һәм драматизмын, солдатларның көндәлек хезмәт кыенлыкларын чагылдыра. Күрсәтмәлелек өчен документаль видеоязмалар һәм «9 рота» нәфис фильмыннан эпизод кулланганнар. Әфган конфликтында катнашкан районыбыздан чыккан 78 кешегә аерым игътибар бирелде. Аларның өчесе — Фәһим Әнвәр улы Мияссаров, Юрий Алексеевич Козин һәм Альберт Әнәс улы Камалетдинов - Ватан өчен гомерләрен корбан итеп, герой булдылар.
Очрашу сугыш хәрәкәтләре ветераннарына тирән рәхмәт һәм ихтирам белдерү белән тәмамланды.