2026 елның 3-5 мартында Яр Чаллыда атказанган спорт мастеры И.С. Утробин призына чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Ярышларда бөтен төбәктән 500дән артык яшь чаңгычы катнашты. Спортчылар ирекле стиль белән 3, 5 һәм 10 километрлы дистанцияләрдә көч сынаштылар.
«Олимп» спорт мәктәбе укучылары лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Искәндәр Латыйповның чыгышы аеруча игътибарга лаек.
2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында ирекле стиль белән 5 км дистанциядә Искәндәр көмеш медаль яулады.
Искәндәрне һәм аның остазлары — тренер-укытучылар Таһир Гыйздетдиновны һәм Илмир Латыйповны искиткеч нәтиҗәләр белән котлыйбыз!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/serebrianyi-finis-iskandera-latypova