Кадерле хатын-кызлар!!!

2026 елның 8 марты, якшәмбе

Сезне чын күңелдән язның иң якты бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!


 

Яз кебек сез дә тормыш шатлыгын, дөньяның матурлыгын һәм назлылыкны гәүдәләндерәсез. Сезнең белән безнең һәрберебезнең тормышында булган иң мөһим нәрсәләрнең барысы да бәйләнгән – бу, әлбәттә, мәхәббәт, гаилә һәм безнең балалар.


 

Хәзерге вакытта хатын-кызлар ир-атлар белән бертигез эшлиләр, тормышның барлык өлкәләрендә катнашалар, карьерада, спортта, иҗатта, сәнгатьтә һәм башка эшчәнлек төрләрендә югары күтәреләләр. Әмма шул ук вакытта сез өй учагын саклаучылар, тугры хатыннар һәм сизгер әниләр булуыгызны дәвам итәсез. Сезнең назлы җилкәләрегездә - мәшәкатьләр һәм эшләр күп, әмма сез һәрвакыт яратучан, матур һәм сөйкемле булып каласыз. Нәкъ менә сезнең елмаюлар дөньяны яхшырак һәм яктырак итә!


 

Бу көнне махсус хәрби операциядә булган якташларыбызның әниләренә, хатыннарына, кызларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең улларыгыз, ирләрегез һәм әтиләрегез Ватаныбыз язмышы хәл ителгән урыннарда хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Алар сезнең, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен генә түгел, алар безнең барыбыз өчен дә, алар белән таныш булган һәркем өчен, республикабыз һәм районыбыз халкы өчен дә геройлар!


 

Кадерле хатын-кызларыбыз, матурлыгыгыз, рухи сизгерлегегез, зирәклегегез һәм сабырлыгыгыз, кайгыртучанлыгыгыз, ышанычлы тылыгыз һәм ихлас ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә! Сезгә бәхет һәм елмаюлар диңгезе, кадерлеләребез, язгы кәеф, кояшлы көннәр, сәламәтлек һәм мәхәббәт!


 

 


 

Ютазы муниципаль районы башлыгы А.Ә. Шәфигуллин

***


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International