Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга мөмкинлек бирә.
Электрон таныклыкта аның хуҗасы турында төп мәгълүмат: фамилиясе, исеме, атасының исеме, шәхси исәп номеры, пенсия төре, аның билгеләнү срогы һәм пенсионерның фотосурәте бар. Барлык мәгълүматлар Россия социаль фондының саклаулы мәгълүмат системасында саклана.
Документны "Дәүләт хезмәтләре" порталында һәм мобиль кушымтада шәхси кабинетта алырга мөмкин. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен таныклыкка автомат рәвештә социаль фонд мәгълүматлары нигезендә формалаша торган уникаль QR-код кушылган.
QR-код аның хуҗасы турындагы мәгълүматның дөреслеген тиз арада расларга мөмкинлек бирә. Һәр код уникаль һәм ялганнан сакланган, бу шәхси мәгълүматларның өстәмә куркынычсызлыгын тәэмин итә. QR-кодның гамәлдә булу вакыты чикләнгән, шуңа күрә аны вакыт-вакыт яңартып торырга кирәк.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, цифрлы форматны кертү гражданнарның дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлегенең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыра:
"Электрон пенсия таныклыгы - кәгазь документны электрон вариантка алмаштыру гына түгел, ә сервисның яңа дәрәҗәсе ул. Ул гражданнарга һәрвакыт үз статусын раслау мөмкинлеге бирә һәм хезмәт күрсәтүләргә һәм социаль ярдәм чараларына керүне
гадиләштерә. Цифрлы формат мәгълүматны ышанычлы яклауны тәэмин итә һәм кулланучылар өчен хезмәтләрдән максималь уңайлы файдаланырга мөмкинлек бирә ".
Электрон пенсия таныклыгын кулланышка кертү дәүләт хезмәтләреннән файдалануны гадиләштерүгә, үтә күренмәлелекне арттыруга һәм кәгазьсез документлар әйләнешен үстерүгә юнәлдерелгән.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).