Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкны социаль челтәрләрдә пенсияне цифрлы сумга күчерүгә бәйле алдалауның яңа схемасы барлыкка килү турында кисәтә

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Соңгы аралада гражданнарга массакүләм рәвештә "барлык пенсионерларга, янәсе, ашыгыч рәвештә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм пенсияләрен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк" дигән хәбәрләр тараталар. Әлеге хәбәрләр ялган, дөреслеккә туры килми.

Россия Социаль фонды пенсияләрне цифрлы сумга күчерми, һәм күчермәс өчен гражданнардан бернинди гаризалар да таләп ителми. Социаль фондның клиент хезмәтләрендә ялган хәбәрләрдә әйтелә торган гаризаларның махсус формалары юк.

Мондый хәбәрләр социаль киеренкелек тудыра һәм мошенниклар тарафыннан шәхси мәгълүматлар алу яки гражданнарны финанс схемаларына җәлеп итү өчен кулланыла. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тикшерелмәгән текстларга ышанмаска киңәш итә, хәбәрләрдә "ашыгыч килергә", "кул куярга", "датага кадәр өлгерергә" яки "барлык танышларга тапшырырга" өндәмәләре булган очракта аеруча игътибарлы булырга кирәк.

"Мондый эчтәлектәге теләсә нинди хәбәрләр - фейк. Пенсияләрне түләү гадәти тәртиптә дәвам итә, ә гражданнарга бернинди өстәмә гамәлләр кылырга кирәкми. Республика халкыннан бары тик рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышануыгызны сорыйбыз», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында

 

 

 

һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International