2026 елның 2 мартыннан 7 мартына кадәр Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә хатын-кызлар, юниорлар һәм кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Әлеге дәрәҗәле ярышларда безнең спорт мәктәбе һәм район данын тренер-укытучы Владимир Добринның тәрбияләнүчеләре Варвара Сухорукова һәм Арина Әгъзамова яклады.
Арина Әгъзамова 60 кг кадәр авырлык үлчәмендә көмеш медаль яулап, менә дигән нәтиҗәгә иреште!
Аринаны һәм аның остазы Владимир Добринны искиткеч казанышлары белән котлыйбыз! Аларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм яңа җиңүләргә ышанычлы баруларын дәвам итәргә телибез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/serebro-pervenstva-pfo-u-ariny-agzamovoi