Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" дигән конкурста катнашучылар үзләрен бик яхшы күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән уздырыла торган конкурс республиканың иң якты һәм талантлы вәкилләрен җыйды. Җиңүчеләрне һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче 8 март белән котларга республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде
Безнең зона этабында җиңүчеләр:
Зира Кашапова — "Хатын-кыз - ел үрнәге"!
Любовь Глухова — "Минем язмышым — минем һөнәрем"!
Миңнегөл Мостафина - "Өченче яшьтәге героиня"!
Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина «Хатын-кыз лидер» номинациясендә республика этабында абсолют җиңүче булды.
Без сезнең белән чиксез горурланабыз, кадерле җиңүчеләребез! Сезнең талантыгыз, казанышларыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез Ютазы районын бөтен республикага данлый!