Мәртәбәле кунакны район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район җитәкчелеге вәкилләре һәм төрле тармак җитәкчеләре озата йөрде.
Тәүге очрашу Ютазы мәктәбендә булды. Биредә Равил Кузюров зур кызыксыну белән биология кабинетын карады. Әйткәндәй, кабинетны чын-чынлап фәнни лаборатория дип атарга мөмкин. Укучылар кунакларга үсемлекләрне вегетатив үрчетү өлкәсендәге күнекмәләрен тәкъдим итте. Министр балалар тырышлыгын лаеклы бәяләде һәм киләчәктә нәкъ менә шундый оста кулларның республикабыз киңлекләрендә яшеллекне арттырырга ярдәм итәчәген билгеләп үтте. Укучылар исә янә бер көтелмәгән «бүләк» әзерләгән булып чыкты. Спорт залында кунакларны квадрокоптер көтә иде, аның белән эш итү күнекмәләренә балалар мәктәп остаханәсендә ия булалар. Үсеп килүче буынның заманча фикерләү сәләте һәм техника өлкәсендәге аң-белеме министр тарафыннан югары бәяләнде. Аерым алганда, ул бүгенге урманчының югары технологияләрдән башка эшли алмавын билгеләп узды.
Тарихка хөрмәт йөзеннән делегация Иске Урыссу авылына юнәлде. Хәтер скверында Равил Кузюров район башлыгы, Урыссу авыл җирлеге башлыгы һәм хезмәттәшләре белән бергәлектә һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәкләр салды. Арытаба очрашулар Урыссу бистәсендә дәвам итте. Кунаклар тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булды, Ютазы төбәгенең бай үткәне белән танышты. Район горурлыгы — өстәл теннисы үзәге дә игътибардан читтә калмады, анда район халкы ялын файдалы үткәрү өчен менә дигән шартлар тудырылган. Биредә министр өстәл теннисы буенча югары дәрәҗә уен осталыгын күрсәтте, көчле алкышларга лаек булды. Эшлекле очрашуның теоретик өлеше район башкарма комитетының утырышлар залында узды. Фикер алышуның төп темасы 2025 елдагы янгын хәвефлеге һәм урман культуралары сезонына йомгак ясау, 2026 елга эш- бурычлар билгеләүдән гыйбарәт иде. Равил Кузюров урман массивларында хокук бозуларны кисәтүгә һәм кешенең табигатькә булган мөнәсәбәтен үзгәртү мөһимлегенә аерым басым ясады. Кызганычка каршы, бүгенге көндә халык тарафыннан урман байлыгына карата тискәре мөнәсәбәт күзәтелә. Ялга килгәннәр еш кына үзләреннән соң чүп-чар гына түгел, сүнмәгән учаклар да калдыралар, мондый ваемсызлыкның коточкыч нәтиҗәләргә китерү ихтималлыгын онытырга ярамый. Куанычка каршы, узган елда янгын хәвефсезлеге буенча барлык чараларны үтәү нәтиҗәсендә, Ютазы урман хуҗалыгы да кергән Бөгелмә урманчылыгы биләмәсендә янгыннар булмады. Урман янәшәсендәге җирләр даими сөрелә. Бу җәһәттән министр авыл җирлекләре башлыкларына аерым рәхмәтен белдерде. Район башлыгы да үз чиратында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен утын белән тәэмин итүдә булышканнары өчен министрга һәм Бөгелмә урманчылыгына ихлас рәхмәт җиткезде. Әңгәмәдә яңгыраган төп фикер — урманнарга мөнәсәбәт урман эшчеләреннән генә түгел, ә бәлки һәркайсыбыздан яңача караш таләп итә. Чөнки урман «планета үпкәләре» генә түгел, ул безнең сакчыллыкка һәм кайгыртуга мохтаҗ уртак йортыбыз.
Җитди көн тәртибенә карамастан, эшлекле чара күңелле нотада тәмамланды. Равил Кузюров һәм Аяз Шәфыйгуллин Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район мәдәният йортында уздырылган бәйрәм концертында катнашты. Министр һәм район башлыгы төрле өлкәләрдә танылу алган күп балалы гаиләләрне һәм гүзәл зат вәкилләрен бүләкләде, ихлас теләкләрен юллады.