Казанда «Сандугач-Соловей» XIII Халыкара вокалистлар конкурсы зур уңыш белән узды.
Әлеге абруйлы иҗади форумны РФ һәм ТР халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева оештырды.
Район мәдәният йортын талантлы җырчылар командасы лаеклы тәкъдим итте. «Кичке җыр» халык җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе Миңнуллина А.З.), шулай ук солисткалар Энҗе Ильясова һәм Чулпан Зәйдуллина «Халык җыры» һәм «Эстрада җыры» номинацияләрендә жюрины яуладылар.
Артистларыбызның чыгышы югары бәя алды: өч номер да I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Коллективны искиткеч җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа иҗади югарылыклар телибез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/pobeda-na-konkurse-sandugac-solovei