Урыссулы Айдар Әхмәдишин зур булмаган теплицасында 23 мең чәчәк үстергән.
Заманында Әхмәдишиннар гаиләсенең теплицасы ата-аналары участогында гына булган. Алар гаиләләре белән җир җиләге үстерү һәм җыю белән шөгыльләнгән. Уртанчы уллары Азат сәнәгать паркында җиләк үстерү максатында зур теплица төзегәч, шул рәвешле элеккеге мәйданнар эшсез калган. Ата-ана, уллары күмәкләп мәшгуль булган хезмәт мактауга лаек, әлбәттә, барысына да ошый. Тик... ни генә димә, Әхмәдишиннарны җир тыелгысыз рәвештә үзенә тарта. Менә төпчекләре Айдар да, элеккеге теплицаларын чәчәкләр үстерү максатында кулланырга ниятли. Инде хәзер эш шулкадәр күп ки, кем әйтмешли, парникта ятак куйсаң да зарар итмәс, мәшәкать баштан ашкан... Аның каравы, ир асылы роза чәчәгенең хризантемадан ни белән аерылуын, 8 Март бәйрәменә ничек итеп теплицада 15 төрле сортлы 23 мең лалә җитештерергә кирәклеген яхшы белә һәм аңлый.
Эштән аерылмый гына, Айдар бер-бер артлы лалә сабакларын тигезләп кисә, җайлап кына 20 данәләп урнаштыра бара. Җитез хәрәкәтләренә күз иярми! Хезмәткә күнеккән куллар сак кына гөлләмәләрне төргәкләргә сала һәм суыткычка урнаштыра.
- Бу чәчәкләрнең барысы да, - дип ихлас елмая Айдар, - күптән инде үз хуҗаларын тапкан. Без җәйдән үк сатып алган голланд суганчалары махсус хәзерлек үтә. Гөлләмәләр Хатын-кызлар бәйрәмендә һәммәсенә дә шатлык һәм матурлык өләшсен өченгә эшләнелә бу.
Айдарның эше җиңелдән түгел, билгеле. Еллар дәвамында эзләнү, өйрәнү, үзаллы белемгә ия булу... Янә дә Гаилә бердәмлеге, тормыш иптәше Альбинаның да ярдәмгә килергә әзер торуы. Кайчандыр буш торган ата-ана теплицасы хәзерге көндә язгы кәеф, матурлык бүләк итә. Айдарның хәләле Альбина заказлар кабул итә, матур гөлләмәләр әзерли.
- Син үстергән чәчәкләрнең кешеләрне куандыруын күрү ниндидер мөһим эш башкарганыңа ышандыра, - ди әзер гөлләмәләргә ишарәләп Айдар. - Бу бит тормыш иптәшең, әниең яки кызың өчен гөлләмә генә түгел, беркадәр безнең сөю һәм хәстәрлек хисе дә. Йортларга, иң кадерле кешеләргә барып ирешә бит ул...
Күрше шәһәрләрдән – Октябрьский, Бөгелмә, Баулы, Лениногорскийдан, һәм, әлбәттә, Урыссуның үзеннән килгән тәкъдимнәрне истә тотып, унбиш сорттан артык чәчәк әзерләнгән. Соклангыч гөлләмәләр якты елмаюлар, бәйрәм мохите бүләк итәргә әзер. Бу исә кояш нурлары, Айдар һәм Альбина Әхмәдишиннарның хәстәрлекле кул җылысы нәтиҗәсе генә түгел. Ә бәлки эшсөючән якташларыбызның дөньяны бераз гына булса да гүзәлрәк, ягымлырак итү теләге дә. Язманы түбәндәге мөрәҗәгать белән тәмамлыйсы килә: эш юк дип зарланмагыз, зинһар, чәчәкләр үстерүгә керешегез!