Каклыкүл авыл клубында эш кайный, ләкин бу шау-шулы ремонт түгел, ә тыныч, рухи эш.
Монда инде «Бергә бәйләү кызыклырак» дип аталган волонтерлык ноктасы беренче көн генә эшләми. Безнең кул эшләре белән шөгыльләнүче хатын-кызлар үз тормышларын спицалардан һәм йомгаклардан башка күз алдына да китерә алмыйлар, һәм бүген алар мөһим эшне дәвам итү өчен яңадан бергә җыелдылар.
Безнең кечкенә, ләкин бик дус коллективның төп миссиясе - махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы йон оекбашлар бәйләү. Без окопларда корылык һәм җылылыкның никадәр мөһим булуын беләбез, чөнки күңел белән эшләнгән вак-төяк тә сәламәтлекне саклый һәм сугышчан рухны күтәрә ала.
Бүгенге көн дә искәрмә булмады: без эшебезне дәвам иттек, оекбашларыбызны тиз һәм сыйфатлы итеп бәйлибез, һәр элмәккә дога һәм тизрәк өйгә җиңү белән кайту теләген салабыз. Фикердәшләр компаниясендә эш күңеллерәк бара Әгәр җеп яки буш вакытыгыз булса - кушылыгыз! Бергә без - көч!