Ютазы муниципаль районында "Крик" спектакле күрсәтелде

2026 елның 13 марты, җомга

Ютазы районында яшьләргә «Гаилә» милли проекты ярдәмендә үзләрен иҗади яктан күрсәтү һәм кызыклы ял итү өчен менә дигән мөмкинлекләр бирелә.

11 март көнне Район мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен Э.А. Камалиева җитәкчелегендәге «Маски» халык театр студиясе башкаруында «Крик» спектакле күрсәтелде. Тамаша «Пушкин картасы» программасы кысаларында наркотикларга бәйлелек проблемаларына багышланды, тамашачыларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген аңларга һәм дөрес сайлау ясарга ярдәм итте.

"Пушкин картасы" - мәдәни чараларга билет кына түгел, ә яшь буынга үз офыкларын киңәйтү, сәнгатькә кушылу һәм рухи баю мөмкинлеге. «Гаилә» милли проекты үз чиратында иҗади потенциалны ачу өчен шартлар тудыра, мәдәни инициативаларны хуплый һәм сәнгатьне һәркем өчен аңлаешлы итә.

Әгәр сиңа 14 яшьтән 22 яшькә кадәр һәм син төрле мәдәни вакыйгалар белән танышырга телисең икән, «Пушкин картасы» — концертларга, спектакльләргә һәм күргәзмәләргә бушлай йөрү өчен менә дигән корал. Аны дәүләт хезмәтләре Порталы аша тиз һәм уңайлы итеп рәсмиләштерергә мөмкин. Үзең өчен яңа мөмкинлекләр ачу һәм мәдәни тормышта актив катнашучы булу мөмкинлеген кулдан ычкындырма!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International