Торак-коммуналь өлкә - икътисадның иң катлаулы тармакларының берсе. Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышы күбесенчә сездән, сезнең белемегездән һәм күнекмәләрегездән, эшкә битараф булмаган мөнәсәбәтегездән тора.
Сез йортларга ямь өстисез, учреждениеләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итәсез, Ютазы районын төзекләндерәсез, матуррак, яхшырак итәсез.
Бу бәйрәм көнендә районыбызның торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәте өлкәсендәге барлык хезмәткәрләренә катлаулы һәм бик мөһим хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм рәхмәтле кешеләр телим!
Ютазы муниципаль районы башлыгы А.Ә. Шәфигуллин