Күптән түгел Иске Каразирек авыл мәдәният йорты, Район үзешчән коллективлар смотр-конкурсында катнашучыларны җылы кабул итеп, иҗат һәм бердәмлек рухына чумды.
«Бердәмлек рухы, батырлык көче» девизы астында уза торган чара истәлекле даталарга багышлана: Россия халыкларының бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы.
Сәхнәдә елның чын мәдәни вакыйгасы булды, анда мәдәниятебез байлыгын чагылдырган үзенчәлекле номерлар жюри һәм тамашачылар хөкеменә тәкъдим ителде.
Сәхнә хуҗалары, Иске Каразирек мәдәният йортының «Халык җәүһәрләре» коллективы, тамашачыларны халык традицияләре рухына чумдырып, «Орлык чыгару» фольклор йоласын тәкъдим иттеләр. «Умырзая» вокаль коллективы күңелгә хуш килгән музыкаль номеры белән, ә «Нәфис сүз» номинациясендә жюри Нәсимә Хаҗиева һәм Марсила Афзалова үз талантлары белән сокландырды. Мәдәният йорты активистлары башкаруында татар милли биюе бәйрәмнең чын бизәге булды.
Яңа Каразирек авылы клубы әзерләгән программа да үзенең төрлелеге белән таң калдырды. «Мизгел» фольклор коллективы «Угыз коймагы» йоласын тәкъдим итеп, буыннар дәвамчанлыгын күрсәтте. Нәфис сүз белән Әлфия Рәкыйпова чыгыш ясады, ә Мәрхәбә Галиуллина мөнәҗәтнең тирән эчтәлекле башкаруы белән хисләр өермәсе тудырды. «Наз» вокаль коллективы тамашачыларга «Керәшен такмаклары» музыкаль номеры белән позитив заряд бүләк итте.
Бу иҗади чыгышларның уңышын оста аккомпанементтан башка күз алдына да китереп булмый. Фәнис Нәбиуллин артистларга бертуктаусыз ярдәм күрсәтеп торды. Гөлмира Сарайкина һәм Фәнис Нәбиуллин башкаруындагы татар көйләренең попуррилары тамашачыларда аеруча соклану уятты.
Авыл халкы туган як мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәтле. «Умырзая» ансамбле һәм «Халык җәүһәрләре» фольклор коллективы өчен искиткеч сәхнә костюмнары тегүдә ярдәм иткәне өчен депутат Исаев Тәлгать Шәүкәт улына аерым рәхмәт. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илшат Гәрәевка транспорт ярдәме күрсәткәне өчен рәхмәтлебез.
Мондый уртак тырышлык - ул ярдәм генә түгел, ул бердәмлек рухының һәм мәдәни мирасыбыз турында кайгыртуның чын чагылышы. Без бергәләп илһамландыра һәм берләштерә торган бәйрәмнәр булдырабыз!