Ютазы районы Яссытугай авылы ветераны Клара Шәйхетдиновага 90 яшь тулды

2026 елның 14 марты, шимбә

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин өчен яңа эш атнасы хөрмәтле юбиляр белән очрашудан, аны ихлас тәбрикләүдән башланды. Клара ханым өчен хезмәт һәрдаим вазифа гына түгел, ә бәлки тормыш мәгънәсе дә булгандыр.
Аның язмышы — какшамас ихтыяр көче һәм туган җиргә тугрылык үрнәге. Клара Мисбах кызы 1936 елның 10 мартында туган. Әйтерсең лә яз һәм яңа яшәеш килүен хәбәрләгән... Кызганычка каршы, сынаулар да читләтмәгән үзен. Авыр сугыш елларына туры килгән балачагы эзсез калмаган, әлбәттә. Мәктәптә укуын ташларга мәҗбүр булган. Әтисе фронтта. Әнисенең каты авыруы, гаиләне туендыруга бәйле бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр... Барысын да үз җилкәсендә күтәрергә мәҗбүр була кыз бала.
- Әтиемнең сугыштан кайтканын хәтерлим... Әле булса йөрәк түрендә, — дип уртаклаша хатирәләре белән карашы яктырган Клара Мисбах кызы.- 1945 елның сентябрь ае иде бу. Яралы әтиебез Ютазыдан Тарлаудагы өйгә хәтле култык таякларында җәяү кайткан. Танышлар сөйли иде, көч-хәл белән поезд вагоныннан төшәргә булышканнар әтигә. Аннан инде ул аксый-аксый Ак Юлдан туп-туры урман аша өйгә кайткан. Шатлыгыбызның иге-чиге булмады ул чакта! Сизенгән диярсең, әниебез камыр да баскан, ашын да пешергән иде ул көнне...
Әлеге йөрәк түреннән ургылып чыккан сүзләрдә — икмәк кадерен белгән һәм якыннары өчен барсына да әзер булган көчле буын авазы. «Кайдан килгән шулкадәр дәрман, фидакарьлек?» — Бүген безгә, яшь буынга, моны аңлау, хәтта күз алдына китерү дә ифрат кыен. Таң атканчы ук тору, көненә дүрт тапкыр кул көче белән 18-19ар сыерны саву... Болар һәммәсе дә үтә гадәти хәл сыман кабул ителгән бит, уйласаң.
Клара Мисбах кызы Казанга, хезмәт алдынгылары слетына барган чакларын искә ала. Алдынгы, уңган сыер савучы буларак чакыралар аны. Колхоз рәисе Бикташев ага Клараның ай-ваена карамый. Ә бит нәкъ ул чорда, сүз куешканнар диярсең, бөтен сыерлары бозаулаган чак, сөтнең күп чоры! «Сыерларымны беркемгә дә ышанып калдырасым килмәгән иде,- ди апабыз.- Җәүһәрия сеңлемнән дә якын, ышанычлы кеше тапмадым, аңа калдырдым». Сүз дә юк, сөт хуҗалыгы байтак көч һәм чыдамлык таләп итә. Бидоннардагы сөтне яп-яшь савымчылар үзләре үк арбага төяргә, атларда Ютазы май заводына илтергә мәҗбүр. Барысы да кул көче белән, иртәдән алып соң кичкә кадәр... 
Клара ханымның шәхси бәхете дә гадәти авыл кичендә көтеп торган икән. Күрше Яссытугай авылы егете биергә чакыра аны. Рәис исемле егет кызны өенә озатып та куя. Клара аның бүтән килмәвен үтенә. Әмма Рәис үз сүзендә нык торучылардан булып чыга, көн саен кыз янына юллана. «Иртәгә дә киләм әле,- ди ул кайтып киткәндә». Ахырда яшьләр дуслыгы чын сөюгә әверелә. 1958 елда Рәис Шәйхетдинов, өч ат белән сөеклесен туган йортына алып кайта. Бианасы Клараны үз кызыдай җылы каршылый. Каенана-килен бергә 30 ел тату гомер кичерә. Әби кеше өч оныгын үстерергә дә булыша. Бүгенге көндә инде Клара Мисбах кызы хезмәт ветераны, үз йортында гомер кичерә. Балалары, оныклары, оныкчыклары хәстәрен күреп-тоеп яши. Кызы Чәчкә Рәисовна әйткәнчә, 90 яшьлек әнисе әлегәчә тынгылык белми, балаларын да тик утыртмый. «Тавыклар тота, бер генә метр җир дә буш калмасын, нидер утыртылсын дип тырыша. Иң мөһиме — бар җирдә тәртип. Шулай ярата, шуңа өйрәнгән ветеран, башкача булдыралмый!»
Олпат яшенә карамастан, үзенең туган көнендә Клара Мисбах кызы элеккечә дәрт-дәрманлы, җиң сызганып эшләвен дәвам итә, тирә-юньдә тәртип сакларга омтыла. Хөрмәтле ветеран тарихы — озын гомер юлы турында бәянләү генә түгел. Ныкышмалы эшкә, гаиләсенә һәм кече ватанына булган чиксез мәхәббәткә дан җырлау ул. Алдынгы хезмәт иясенең соклангыч тормышы аерылгысыз рәвештә район тарихына бәйләнгән. Димәк, һәркайсыбыз өчен дә  үрнәк, чын мәгънәсендә горурлык чыганагы булып кала ул.

Тулырак: https://yutazy.ru/news/beznekelar-sundyi-ul/iutazy-raiony-iassy-tugai-avyly-veterany-klara-saixetdinovaga-90-ias-tuldy


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International