Ураза гаете - мөселманнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе. Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәмне, ярдәмгә мохтаҗларга карата кайгыртучанлык һәм кызгану күрсәтеп, игелекле эшләр белән билгеләп үтү кабул ителгән. Бу көннәрнең якты ниятләре, изге омтылышлары, шәфкатьлелек һәм хәйриячелек эшләре безнең йөрәкләрдә тамырлансын һәм ышанычлы юлдаш булсын.
Изге Рамазан ае барлык дин тотучыларга күп гасырлык традицияләрне ныгыту һәм яңа изге гамәлләр кылу мөмкинлекләрен арттыру өчен рухи көч өстәде. Якты Ураза бәйрәме безнең өйләргә шатлык һәм иминлек алып килсен! Тормыш юлыгыз изге гамәлләр белән сугарылсын. Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык телим! Барлык яхшы башлангычларда һәм изге эшләрдә уңышлар!
Ютазы муниципаль районы Башлыгы А.Ә. Шәфигуллин