Ютазы авыл мәдәният йортында "Бердәмлек рухы, батырлык көче" район үзешчән сәнгать смотр-конкурсының чираттагы этабы узды.
Чара Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган. Сәхнәдә «Соловушки», «Смайлики» һәм «Селяночка» вокаль коллективлары чыгыш ясады, ә бию номерларын «Киви Дэнс» һәм «Вдохновение» тәкъдим итте. «Оригиналь жанр» номинациясендә тамашачыларны Ринат Шәрипҗанов һәм Линера Гыйләҗева сөендерде. Ринат Фәррахов "Нәфис сүз" номинациясендә «Скажи "Спасибо" перед сном» шигырен укыды. Фойеда «Умелые ручки» клубының декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе эшләде.
Программаны Акбаш мәдәният йорты артистлары дәвам итте. «Әллүки» фольклор коллективы мөнәҗәтләр башкарды. Рамина Галимҗанова белән Дания Вәлиәхмәтова нәфис сүз белән чыгыш ясадылар, ә Рамина белән Кәрим Шаһимәрдәнов дуэты «Бравые солдаты» җырын башкардылар. Концертны Альмир Галимҗанов һәм Нурия Нигъмәтҗанова алып барды. Күргәзмәдә шулай ук «Рукодельница» һәм «Рукоделие» түгәрәкләре дә үз эшләрен тәкъдим итте.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/talanty-selskix-poselenii-zasiiali-na-smotre-konkurse