Ютазы районына эш визиты белән Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде.
«Алдынгылар хәрәкәте» муниципаль Координация советының киңәйтелгән утырышында Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Аяз Шәфигуллин «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге эшендә ярдәм итүче активистларга лаеклы бүләкләр тапшырдылар.
Ютазы муниципаль районында балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
- Сергей Абрамов, мәгариф бүлеге начальнигы;
- Рөстәм АБДУРАХМАНОВ, мәдәният бүлеге җитәкчесе;
- Регина ГАЛЛӘМОВА, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы;
- Элина КУДИМОВА, Урыссу гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе;
- Наталья НИКИТИНА, «Туганнар һәм яратканнар» ата-аналар берлеге рәисе;
- Гөлназ ГӘРӘЕВА, Ютазы мәктәбе педагог-оештыручысы;
- Ләйсән САДЫЙКОВА, Ютазы мәктәбенең сыйныф җитәкчесе, «Туганнар һәм яратканнар» җәмгыяте рәисе;
- Эльвина ҖИҺАНШИНА, 3 нче Урыссу мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе;
- Анастасия ФАЛЬКО, «Атлант» ПМК директоры.
Акчалата премия алуга һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга «Алдынгылар хәрәкәте» беренчел бүлекчәләре конкурсында җиңгән өчен диплом белән бүләкләнделәр:
- Ютазы мәктәбе (директоры Әнис Ямалетдинов);
- Бәйрәкә мәктәбе (директоры Илнур Абдуллин).
Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/priznanie-zaslug-iutazinskix-aktivistov-dvizeniia-pervyx