14-30 сәгатьтән 16-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 1 КММ Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлекчәсе хезмәткәрләре полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Тоннель» рейды үткәрделәр. Рейдның максаты - юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче яисә мондый хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләрне ачыклау, эзләнүдәге затларны ачыклау.
2026 елның 23 мартыннан 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уздырыла торган «Язгы каникуллар» профилактик чарасына бәйле рәвештә балаларны йөртү кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 72 транспорт чарасы тикшерелде, 3 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды: 1 машина йөртүче куркынычсызлык каешын кулланмыйча йөргән, икенче машина йөртүче баланы балаларны тотып торучы җайланмасыз йөрткән, шулай ук РФ юл йөрү кагыйдәләрен җәяүле бозган.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, әгәр сез баланы йөртәсез икән, нәкъ менә сез аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җавап бирәсез! Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән һәм һәлак булган балаларның күбесе пассажирлар булган. 2026 елның 2 ае эчендә Татарстан Республикасында 1 пассажир бала һәлак булган, 27 бала юл-транспорт һәлакәтендә нәкъ менә өлкәннәр гаебе белән җәрәхәтләнгән.
Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартыла, анда машина йөртүчегә – биш мең сум, вазыйфаи затларга – илле мең сумга кадәр, юридик затларга - ике йөз мең сумга кадәр штраф каралган.
Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлекчәсе башлыгы Марс Гәрәев
Әгәр дә сез машина йөртүченең исерек хәлдә яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә идарә итүенә шаһит булсагыз, сез бу мәгълүматны Ютазы эчке эшләр министрлыгының кизү частенә 2-66-02, яки 02 телефоны буенча хәбәр итә аласыз, шулай ук аноним боттан «Ютазы районы Госавтоинспекциясе» телеграмында файдалана аласыз.