Ютазы балалар китапханәсендә вакытлы матбугатка багышланган «Журнал каруселе» дигән чара узды.
Яшь укучылар журналлар дөньясында ориентлашырга, файдалы мәгълүмат табарга һәм үзләре өчен яңа уку чыганаклары ачарга өйрәнделәр. Китапханәче кунакларны фондтагы балалар басмалары белән таныштырды, аларның һәрберсе турында сөйләде, аларның танып белү һәм күңел ачу үзенчәлекләрен билгеләп үтте.
Очрашу барышында балалар «матбугат», «рубрика», «мәкалә»нең нәрсә икәнен, журналларның нинди төрләре булуын белделәр. Басманың төп элементы булган тышлыкка аерым игътибар бирделәр. Укучылар рубрикаларны кызыксынып өйрәнделәр, күңелле хикәяләр укыдылар, ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр. Һәркем үзенә ошаган журнал тапты, һәм күпләр гаиләләре белән укуларын дәвам итү өчен ошаган нөсхәләрне өйләренә алып кайтырга теләделәр.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/putesestvie-v-mir-zurnalov