Атналык киңәйтелгән киңәшмә район халкының төрле өлкәләрдә ирешкән уңышларын билгеләп үтү өчен менә дигән сәбәп булган бүләкләү тантанасыннан башланып китте.
Бүләкләү тантанасын Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкләде. Башта ул Динара Хәсәнова гаиләсенә торак урыны алу өчен социаль түләү алу хокукы турында таныклык тапшырды. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән төбәк проекты кысаларында алар 1 012 491 (бер миллион унике мең дүрт йөз туксан бер) сумлык сертификат алдылар.
Аннары Аяз Әдип улы һөнәри конкурсларда катнашкан һәм төрле номинацияләрдә бүләкләнгән педагогларны котлады һәм аларга дипломнар тапшырды. Ютазы мәктәбе яңадан үз абруен раслады. Бу мәктәпнең күп кенә педагоглары республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге һөнәри конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
Химия һәм биология укытучысы Алсу Латыйпова «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында «Традицияләр һәм хәзерге заман гармониясе» номинациясендә финалист буларак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.
Яшь белгечләрнең югары дәрәҗәдә әзерләнүен тагын бер дәлил - башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Хәмитованың бүләкләнүе. Ул шул ук дәрәҗәле конкурсның төбәк этабында катнашучы буларак, «Педагогик дебют» номинациясендә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Дипломын алды.
Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Вәлиуллина Туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды, туган телне үстерүгә һәм укытуга керткән өлеше өчен ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Дипломын алды.