Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында яшьләрдә иминлек һәм иҗтимагый тынычлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән «Көч кулланусыз дөнья» дип аталган мәгълүмат сәгате булып узды.
Очрашу барышында яшүсмерләргә террорчылыкның асылы, аның сәбәпләре һәм куркыныч нәтиҗәләре, шулай ук экстремистик күренешләрне булдырмау чаралары турында сөйләделәр. Җәмгыятьтә тотрыклылык һәм татулыкны саклауда һәр кешенең роленә аерым игътибар бирелде. Катнашучылар экстремистик төркемнәргә җәлеп итү билгеләрен ничек танырга һәм шикле ситуацияләрдә ничек эш итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар.
Шулай ук милләтара толерантлык һәм тыныч инициативаларга ярдәм итү темасына да кагылдылар. Чара җылы атмосферада узды, яшүсмерләр әңгәмәдә актив катнаштылар, фикерләре белән уртаклаштылар һәм сораулар бирделәр.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/kontaktyi/my-za-mir-bez-nasiliia-dialog-o-bezopasnosti-i-otvetstvennosti